Яңалыклар

Учреждениеләр җитәкчеләре һәм белгечләре өчен коррупциягә каршы көрәш өлкәсендә квалификация күтәрү программасы гамәлгә ашырылды

Ведомство буйсынуындагы булган учреждениеләр җитәкчеләренә һәм белгечләренә коррупцион һәм башка хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә компетенцияләрне камилләштерү максатында агымдагы елның июль–сентябрь айлары дәверендә «Коррупцияне профилактикалау нигезләре» программасы буенча квалификация күтәрү курслары булып узды.

Квалификация күтәрүнең өстәмә һөнәри программасы Россия Федерациясенең коррупциягә каршы тору өлкәсендәге норматив хокукый актлары нигезендә эшләнде.

Укулар тыңлаучыларга коррупциягә каршы законнар буенча белемнәрен камилләштерергә, коррупцияне профилактикалау һәм аңа каршы көрәш өлкәсендә һөнәри бурычларны хәл итүнең яңа ысулларын үзләштерергә мөмкинлек бирде.

Укытучылар сыйфатында коррупциягә каршы сәясәтне гамәлгә ашыруда эш тәҗрибәсе һәм практик күнекмәләре булган квалификацияле белгечләр чыгыш ясады.

198 тыңлаучы укуларын уңышлы тәмамлап, квалификация күтәрү турында таныклык алды.

Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» Республика конкурс-фестиваленә йомгак ясау

27 сентябрьдә Олы Кайбыч авылында «Татарстан Республикасында гражданнарга социаль ярдәм» Татарстан Республикасы дәүләт программасының «Гражданнарның аерым категорияләренә социаль ярдәм чаралары күрсәтү» процесслы чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәт күрсәтүләрен алучылар арасында «Безнең төбәк осталары» исемле Республика конкурс-фестиваленә йомгак ясалды.

Конкурста җиңүчеләрне бүләкләүгә багышланган тантаналы чара «Фуат Таһиров исемендәге Олы Кайбыч районы мәдәният йорты» базасында узды.

Бүләкләү тантанасында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева катнашты. Ул билгеләп үткәнчә, быел конкурста катнашучыларның осталыгы белән генә түгел, номинацияләрдә сәнгать юнәлешләренең төрлелеге белән дә сөендерде.

Конкурсның максаты – Татарстан Республикасы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәт күрсәтүләреннән файдаланучыларның иҗади активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри осталыгын, күнекмәләрен өйрәнү һәм тарату иде.

2024 елда Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелде:

«Декоратив-гамәли иҗат»;

«Кулинария осталыгы»;

«Нәфис сүз».

«Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестиваленең Оештыру комитетына Татарстан Республикасының 23 өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан катнашу өчен видеороликлар белән 34 гариза килде.

Экспертиза процедурасында һәм номинацияләр буенча видеороликлар рейтингын формалаштыруда 5 эксперт катнашты, алар бер-берсеннән бәйсез рәвештә тәкъдим ителгән видеороликларны билгеләнгән критерийлар нигезендә бәяләделәр.

«Нәфис сүз» номинациясендә җиңүчеләр мәдәният йортының зур сәхнәсендә шигырьләр һәм әдәби әсәрләр укыдылар. Алар тамашачыларга туган җиргә мәхәббәт белән сугарылган шигърият белән ләззәтләнергә мөмкинлек биреп, чарага үзенчәлекле атмосфера керттеләр.

«Кулинария осталыгы» һәм «Декоратив-гамәли иҗат» номинацияләрендә җиңүчеләр турында видеопрезентация әзерләнде. «Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә төбәгебезнең мәдәни традицияләренең байлыгын чагылдырган төрле материаллардан эшләнгән нәфис әйберләр тәкъдим ителде. Кул эшләре үзенең осталыгы һәм оригинальлеге белән сокландырды. «Кулинария осталыгы» номинациясендә катнашучылар ашамлыкларны тәкъдим итүнең оригиналь рецептлары һәм эстетикасы белән гаҗәпләндерделәр. Һәр кулинария иҗаты традицион рецептларны һәм заманча гастрономия тенденцияләрен үз эченә алган чын сәнгать әсәре булды.

«Безнең төбәк осталары» конкурс-фестивале җиңүчеләрне бүләкләү белән тәмамланды. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде, шулай ук махсус бүләкләр бирелде.

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясенә 15 видеоролик тәкъдим ителде:

1-нче урын «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортыннан» Даменов Анатолий Алексеевичка бирелде.

2-нче урын «Нурлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Мережников Юрий Владимировичка бирелде.

3-нче урын «Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортындагы» Костюков Сергей Анатольевичка бирелде.

«Нәфис сүз» номинациясенә 11 видеоролик тәкъдим ителде:

1-нче урын «Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортындагы» Журавлева Елена Павловнага бирелде;

2-нче урын «Тукай өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортындагы» Склемин Александр Николаевичка бирелде;

3-нче урын «Өлкәннәр һәм инвалидлар өчен Җәлил интернат-йортыннан» Гәрәева Лилия Исмәгыйль кызына бирелде.

«Кулинария осталыгы» номинациясенә 8 видеоролик тәкъдим ителде:

1-нче урын «Юлдаш» картлар һәм инвалидлар өчен Чистай интернат-йортыннан» Малахов Вадим Леонидовичка бирелде;

2-нче урын «Азнакай өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Латыйпов Хәким Бату улына бирелде;

3-нче урын «Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортыннан» Багашев Александр Анатольевичка бирелде.

Конкурста җиңүчеләр өчен мәдәният йорты хезмәткәрләреннән музыкаль һәм бию номерларын үз эченә алган бәйрәм концерты әзерләнгән иде. Шулай ук Кайбыч районы тарих-туган якны өйрәнү музеена экскурсия үткәрелде. Экскурсиядә катнашучылар экскурсоводның борынгы традицияләр турында сөйләгәннәрен кызыксынып тыңладылар, районның гасырлар дәвамында үсешен раслаучы уникаль экспонатлар белән таныштылар.

«Безнең төбәк осталары» конкурс-фестивале талант һәм осталыкның һәрберебездә яшәвен раслады, һәм бу җәмгыятебезнең мәдәни үзенчәлеген ныгыта.

Катнашучыларның шатлыгы һәм иҗади активлыгы барлык тамашачыларны таң калдырды. Мондый конкурслар күркәм традициягә әверелә һәм Татарстан Республикасының өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортларның социаль хезмәтләреннән файдаланучыларны үз-үзләрен камилләштерүгә рухландыра.

Конкурста катнашучыларга һәм җиңүчеләргә киләчәктә дә иҗади ачышлар, сәламәтлек һәм озын гомер телибез!