2021 елның 25 февралендә ДКУ «ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге»нең хисап җыелышы булды.

Аның эшендә директор Горшунова Марина Валентиновна, РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзының Татарстан республика оешмасының оештыру эшләре буенча баш белгече Далецкая Елена Петровна, башлангыч профсоюз оешмасы әгъзалары һәм ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Елена Петровна республика профсоюз оешмасы эшчәнлеге, конкурслар, спорт-массакүләм һәм интеллектуаль-күңел ачу чаралары турында сөйләде. Ул «профсоюз әгъзалары өчен кире кайтару нигезендә процентсыз акчалата займ», «профсоюз әгъзалары һәм аларның гаилә әгъзалары өчен шифаханә-курорт һәм сәламәтләндерү юлламалары сатып алу ” кебек социаль әһәмиятле программаларны тормышка ашыруга җентекләп тукталды.

Башлангыч профсоюз оешмасы рәисе Башкирова Наилә Рәфгать кызы 2020 елда башкарылган эшләр турында сөйләде, законнардагы үзгәрешләр нигезендә кабул ителгән яңартылган коллектив килешүе турында сөйләде.

Марина Валентиновна башлангыч профсоюз оешмасы алдында 2021 елга яңа бурычлар куйды, яңа әгъзаларны җәлеп итү һәм учреждение хезмәткәрләре өчен спорт-массакүләм һәм интеллектуаль-күңел ачу чаралары үткәрү кысаларында профсоюз эшчәнлеген активлаштыру буенча теләкләрен җиткерде.