“Юмарт сишәмбе” акциясе кысаларында әтнәлеләргә ярдәм күрсәтелде

Әтнә муниципаль районының “Изгелек” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре “Юмарт сишәмбе” хәйрия кампаниясе кысаларында чираттагы чаралар уздырды.

Мәсәлән, 4 декабрьдә «Магнит Косметик» сәүдә челтәре вәкилләре күп балалы гаиләгә, шулай ук өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагындагы ялгыз яшәүче гаиләгә сәнәгать товарлары тапшыру рәвешендә хәйрия ярдәме күрсәтте.

Шулай ук шәхси эшмәкәр Рәмзия Гайфуллина «Изгелек» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе карамагында торучы парларга кышкы кием-салым бүләк итте, өлкәннәрнең моңа бик рәхмәтле булуларын җиткерде.

Салкын кышкы көннәрдә җылы әйберләр генә түгел, битараф булмаган кешеләрнең күңел җылылыгы да аеруча мөһим.