Төп мәгълүмат

«Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе (алга таба – Учреждение) «Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының кадрлар әзерләү һәм тармакны үстерү буенча комплекслы үзәге» дәүләт казна учреждениесен һәм «Социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә республика мәгълүмат-методика үзәге» дәүләт казна социаль хезмәт күрсәтү учреждениесен үзгәртеп оештыру юлы белән Татарстан Республикасы Министрлар кабинетының 2017 елның 1 мартындагы 124 нче номерлы «Татарстан Республикасының аерым дәүләт казна учреждениеләрен кушу формасында үзгәртеп оештыру турында»гы карары нигезендә булдырыла.

Учреждение эшчәнлегенең предметы булып түбәндәгеләр тора: министрлык карамагындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү дәүләт оешмаларын һәм эш белән тәэмин итү үзәкләрен кадрлар белән, мәгълүмати-методик һәм матди-техник яктан тәэмин итү.

Учреждениенең төп максаты булып дәүләт хезмәтләре күрсәтү, эшләр башкару һәм (яки) дәүләт функцияләрен үтәү буенча Министрлыкның функцияләрен гамәлгә ашыру тора.

Учреждение эшчәнлегенең төп юнәлеше – социаль хезмәт күрсәтү. Төп эшчәнлек төре кысаларында учреждение законнарда билгеләнгән тәртиптә түбәндәге хезмәтләр күрсәтүне (башкаруны) гамәлгә ашыра: квалификация күтәрү буенча өстәмә һөнәри программаларны тормышка ашыру; капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә һәм капиталь ремонт башкарганда төзелеш контролен үткәрү; мәгълүмат ресурслары һәм мәгълүмат базалары алып бару; фәнни-методик яктан тәэмин итү.

Безнең координатлар:

Адрес: 420044, Казан шәһәре, Волгоград урамы, 47 нче йорт

E-mail: rrc.kzn@tatar.ru

Тел.: (843) 522-87-71

Факс: 522-87-74