«Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» конкурсы нәтиҗәләре

2022 елның ноябрендә инде традициягә кергән «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» исеменә конкурс узды, анда Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен 14 социаль приюттан 15 педагог катнашты. Конкурс балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар тәрбиячесе һөнәренең әһәмиятен һәм абруен күтәрү, аларның һөнәри осталыгын күтәрү, иң яхшы педагогик тәҗрибәне ачыклау һәм тарату максатыннан үткәрелде.

Быел конкурс дистанцион режимда узды. Конкурста катнашучыларга барысына да махсус эшләнгән критерийлар буенча бәя бирелде: гариза бирелгән темага туры килү, информативлык, оригинальлек, мәгълүмат бирүнең тулылыгы һәм дөреслеге, авторлык эшләнмәләре булу һәм башкалар.

Конкурс үз эшләрен яратучы тәҗрибәле һәм яшь талантлы катнашучы педагогларны берләштерде.

Конкурста абсолют җиңүче булып Әгерҗе муниципаль районында «”Ласка” Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» тәрбиячесе Ефимова Лидия Николаевна табылды. Аның «Гном Гномычта кунакта» исемле дәресе балаларга математика белән кызыксынуны үстерергә, логик фикерләү, хәтер, игътибар формалаштырырга, балаларның уен формасында геометрик фигуралар турындагы белемнәрен ныгытырга ярдәм итте.

Икенче урынны Алексеевск муниципаль районында «”Забота” «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» тәрбиячесе Лифанов Виктор Владимирович яулады. Аның «Тылсымлы магнит дөньясы» дәресенең темасы балаларны физик күренеш-магнитизм белән таныштыру иде. Тәҗрибәле юл белән балалар өйрәнгәннәрне күзәттеләр, чагыштырдылар, анализладылар һәм гомумиләштерделәр.

Өченче урынны Түбән Кама муниципаль районының «”Балкыш” «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» тәрбиячесе Курмакаева Гөлназ Расих кызы алды. «Camtasio studio программасы чаралары белән видеоролик ясау» дәресе укучыларга берничә роликтан видео ясарга, төсләргә төзәтмәләр кертергә, эффектлар, титрлар, тавыш юллары куярга мөмкинлек бирде. Яңа белемнәр белән тәрбияләнүчеләр видео булдырып кына калмыйча, үзләренең иҗади потенциалын, креативлыгын ачып, шулай ук һөнәрләр дөньясында үз юнәлешләрен күрсәтә алачаклар.

Конкурста җиңүчеләр һәм призерлар дипломнар алачак.

Конкурсның III этабында җиңүче яки призер булмаган номинантлар конкурс комиссиясе тарафыннан сертификатлар белән билгеләнәчәк, алар; Питрәч муниципаль районында «”Шатлык” «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Волкова Дилә Ильинична һәм Чүпрәле муниципаль районында «“Җылы йорт” «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют тәрбиячесе Емельянова Анна Васильевна.

Тәрбиячегә, элеккегә караганда, бүген даими үсәргә, психология, мәгариф, фән, мәдәният, педагогик технологияләр, укыту методикасы өлкәсендә күпкырлы белемле кеше булырга кирәк. Социаль приют педагоглары арасында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютның иң яхшы тәрбиячесе» бәйгесе бу үсешкә этәргеч бирә.

Конкурста катнашучыларны җиңүләре белән котлыйбыз! Яңа биеклекләргә ирешергә һәм ирешелгәннәрдә туктамаска телибез.