«2019 елда дәүләт секторы оешмаларының бухгалтерлык исәбендә һәм хисапларында төп үзгәрешләр» программасы буенча квалификация күтәрү курслары

Бухгалтерлык исәбенең федераль стандартлары гамәлгә керү  сәбәпле, хисап төзүдәге үзгәрешләр һәм министрлыкка караган бюджет, автоном һәм казна учреждениеләрендә бухгалтерлык контроленең шуңа бәйле үзенчәлекләрен исәпкә алып, бу елның 16 сентябреннән 26 сентябренә кадәр «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе тарафыннан,

Россия кооперация университетының Казан кооперация институты (филиалы) белән берлектә, «2019 елда дәүләт секторы оешмаларының бухгалтерлык исәбендә һәм хисапларында төп үзгәрешләр» программасы буенча баш хисапчылар һәм хисапчылар өчен квалификация күтәрү курслары оештырылды һәм үткәрелде.

Курста Мәскәү шәһәре дәүләт учреждениеләренең финанс-икътисад хезмәтләре хисапчылары һәм белгечләре өчен бөтенроссия конференциясе укытучысы, «Мәгариф учреждениеләре: бухгалтерлык исәбе һәм салым салу» журналы эксперты, «Дәүләт финанслары» системасы эксперты Елена Павловна Кравченко һәм «Барс Груп» акционерлык җәмгыяте белгечләре укытучылар сыйфатында чыгыш ясадылар.

170 тыңлаучы өстәмә һөнәри программаны уңышлы үзләштерделәр һәм аларга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.