Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле баланы патронажлау

Исем: Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле баланы патронажлау

Сылтама

Кыскача тасвирламасы:

 Пособиенең теоретик өлешендә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларның үсешендә аеруча еш очрый торган төрле тоткарлыклар вакытында аларның физик һәм психик үзенчәлекләрен тасвирлаулар тәкъдим ителә. Сәламәтлеге ягыннан мөмкинлекләре чикле баланы патронажлауның бала һәм гаиләнең функциональ мөмкинлекләренә, сәләтенә, ресурсларына нигезләнгән технологиясе, белгечләр һәм волонтерлар өчен киңәшләр карап тикшерелә.

Пособиенең гамәли өлешендә волонтерга үсеш дәресләре, сюжет-роль уеннары үткәрү, сәнгати-продуктив һәм иҗади эшчәнлек башкару буенча киңәшләр тәкъдим ителә.