Тернәкләндерү процессында “Снузлин” сенсор бүлмәсен куллану

Исеме: Тернәкләндерү процессында “Снузлин” сенсор бүлмәсен куллану

Сылтама

Кыскача тасвирламасы: Теоретик бүлектә сенсор бүлмә һәм аның өчен кирәкле җиһазларны проектлау, сенсор бүлмәсен куллану буенча гомуми тәкъдимнәр күрсәтелгән.

Гамәли бүлектә “Снузлин” сенсор бүлмәсен куллану сурәтләнгән:

  1. Мөмкинлекләре чикләнгән затлар белән эшләүдә, шул исәптән үсеш патологиясенә ия булган балалар белән эшләү. “Рехаб энд медикал” компаниясенең йомшак уен бүлмәсен перинаталь энцефалопатия һәм балалар церебраль параличлы булган балаларны комплекслы дәвалауда куллану тәҗрибәсе;
  2. Көчләүгә дучар булган балаларны комплекслы тернәкләндерүдә сенсор бүлмәсен куллану;
  3. Иртә балалар аутизмы билгеләре булган балаларның төрле аралашу чараларын формалаштыруга сенсор бүлмәсенең тәэсире;
  4. Интернат-йортларда яшәүче өлкәннәр белән сенсор бүлмәсендә эшләү үзенчәлекләре, өлкәннәр белән релаксацион эш үткәрү буенча тәкъдимнәр.

REHAB AND MEDICAL (“Палетто”, “Интерстар” конструктор системалары, “Саундбим” музыкаль нур) компаниясенең тернәкләндерү продукциясе бурычлары һәм юнәлешләре тасвирланган.