Ургент халәт (инсульт) кичергән эшкә яраклы яшьтәге затларның социаль-психологик статусын һәм социаль активлыгын торгызу программасы

Исеме: Ургент халәт (инсульт) кичергән эшкә яраклы яшьтәге затларның социаль-психологик статусын һәм социаль активлыгын торгызу программасы

Сылтама

Кыскача тасвирламасы: Пособиенең беренче өлешендә инсульт кичергән затларның психофизик һәм социаль үзенчәлекләре, ургент халәт нәтиҗәсендә барлыкка килгән кешенең торышы төрлечә бозылулар, психоэмоциональ халәт һәм социаль адаптация үзенчәлекләре тасвирланган.

Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре шартларында ургент халәт кичергән затларны тернәкләндерүнең заманча алымнары тасвирланган:

– кинезиология, актив-пассив гимнастика, вертикализаторлар һәм тренажерлар ярдәмендә хәрәкәт активлыгын, социаль-көнкүреш күнекмәләрне тергезү буенча тәкъдимнәр;

– дәвалау физкультурасы методлары белән физик мөмкинлекләрне, социаль-көнкүреш күнекмәләрен тергезү буенча киңәшләр;

– аудиовизуаль стимуляция, психоэмоциональ коррекция аппараты кулланып тернәкләндерү процедуралары;

– эрготерапия, көнкүрештә җайлашу һәм хезмәт терапиясе;

Пособиенең икенче өлешендә түбәндәгеләр тәкъдим ителгән:

– психологик, нейропсихологик һәм патопсихологик диагностика;

– шәхси психотерапия консультациясе методикасы;

– психологик консультация (гаилә консультациясе) методикасы;

– төркемле психотерапия программалары;

– иппотерапия.

Пособиедә шулай ук инсульт кичергән кешенең гаиләсе өчен киңәшләр дә тәкъдим ителгән.