Яшьләр арасында дөньяга деструктив карашлар булдырмау эшләрен башкару өчен студентлар арасыннан волонтерлар әзерләү

Бу елның маенда яшьләр арасында үз-үзләрен деструктив тоту күренешләрен профилактикалау эшләрен башкару өчен студентлар арасыннан волонтерлар әзерләү буенча укулар узды.

Бер көнлек семинарлар сериясе «2014-2020 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать тәртибен һәм җинаятьчелеккә каршы торуны тәэмин итү» дәүләт программасының «Татарстан Республикасында хокук бозуларны һәм җинаятьләрне профилактикалау эшчәнлеген оештыру» подпрограммасын тормышка ашыру кысаларында студент яшьләр арасында деструктив идеологияләрне (неонацизм, колумбайн, дөньяга криптодини карашлар һ.б.) профилактикалау эшләрен активлаштыру максатыннан оештырылган.

Чарада югары белем бирүче түбәндәге мәгариф учреждениеләре студентлары катнашты: А.Н.Туполев исемендәге Казан фәнни-тикшеренү техник университеты – КАИ, Россия дәүләт гадел хөкем университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Казан фәнни- тикшеренү технологик университеты; шулай ук һөнәри белем бирү учреждениеләре: Кече бизнес һәм эшмәкәрлек көллияте, Казан медицина көллияте, Казан педагогика көллияте, Халыкара сервис көллияте һ.б.

Семинарлар ахырында 100 катнашучыга сертификатлар һәм мәгълүмати-методик документлар тапшырылды.