“Елның иң ирекле гамәле” республика конкурсына йомгак ясалды

2010 елдан алып үткәрелә торган конкурсның төп максаты-хәзерге җәмгыять үсешенә керткән өлешләре өчен волонтерларга һәм волонтерлык берләшмәләренә рәхмәт белдерү. Ел саен конкурс тематик чараларга волонтерларны җәлеп итүче учреждениеләрнең географиясен киңәйтә, ярдәм күрсәтелә торган гражданнар санын арттыра. 2018 ел конкурсы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән номинантлар саны буенча рекордлы булды (138 катнашучының 58е социаль хезмәт вәкилләре яки социаль хезмәтләр конкурсына номинацияләнгән чит оешмаларның ирекле вәкилләре булып тора). 62 учреждение арасыннан 49 (79 %) социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе катнашу турында мәгълүмат тапшырды, шул исәптән: халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге – 32 учреждение, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютлар – 10 учреждение, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортлар – 4 учреждение, мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге – 3 учреждение катнашты.

Конкурс нәтиҗәләре буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан тәкъдим ителгән волонтерлар 4 номинациядә җиңүче дип танылды:

– “Доброволец – детям» номинациясендә җиңүче исеме аграр техникум студенты Кәримова Рамилә Фәрид кызына (Алексеевск муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) бирелде);

– «Социальный доброволец» номинациясендә җиңүче исеме Минзәлә урта мәктәбе укучысы Минһаҗева Регина Илдар кызына (Кайбыч муниципаль районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты) бирелде);

– «Волонтер-медик» номинациясендә җиңүче дип Москвичева Анна Александровна (Баулы муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) танылды);

– «Серебряный волонтер» номинациясендә Әхмәтҗанова Татьяна Владимировна (Чистай муниципаль районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) җиңде.

“ЛАУРЕАТ” исеменә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тәкъдим иткән 3 номинант лаек булды:

– “Социальный доброволец» номинациясендә техник-икътисад техникумы студенты Джусупова Айдана Талайбәк кызы лауреат исеменә лаек булды);

– «Волонтер победы» номинациясендә лауреат дип «Юнармия» патриотик хәрәкәт әгъзасы Шебалова Эльза Михайловна танылды (Кайбыч муниципаль районындагы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты);

– «Серебряный волонтер» номинациясендә Моисеева Нина Александровна (Кайбыч муниципаль районында халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге) лауреат булды.

Фотоларда: Э. А. Зарипова “Доброволец детям” номинациясенең җиңүче һәм конкурсның лауреатлары белән.

Конкурс лауреаты Э. М. Шебалова (сулдан) һәм конкурс җиңүчесе Р. И. Миназова – Кайбыч муниципаль районында өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты конкурсында катнашуга тәкъдим ителгән волонтерлар.