«Россия-кайгыртучанлык территориясе» Бөтенроссия форумы

2018 елның 13-14 декабре көннәрендә Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре Мәскәү шәһәрендә узган «Россия – кайгыртучанлык территориясе» беренче Бөтенроссия форумының эшлекле программасында катнаштылар.

Форум Россиядә өлкән буынның тормыш сыйфатын яхшырту буенча медицина, социаль, икътисадый һәм закон чыгару инициативалары буенча фикер алышу мәйданчыгы булды. Биредә демография һәм сәламәтлек саклау өлкәсендәге Россия халкының гомер озынлыгын һәм сыйфатын арттыруга юнәлдерелгән проектлар турында фикер алышу барды.

Форум эшендә шулай ук халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар оешмаларының белгечләре һәм медицина персоналы катнашты.