Ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре дәүләт сатып алулары өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр

Агымдагы елның август-сентябрь айларында «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» программасы буенча социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре җитәкчеләре өчен укулар оештырылды.

Белем бирү программасының максаты – Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына караган учреждениеләр җитәкчеләренең һөнәри дәрәҗәсен күтәрү, дәүләт сатып алуларын тәэмин итү өлкәсендә белемнәрен, күнекмәләрен камилләштерү, дәүләт сатып алуларын тәэмин итү, аларны урнаштыру, үтәү, бюджет акчаларын һәм бюджеттан тыш финанслау чыганакларын нәтиҗәле кулланырга мөмкинлек бирү булып тора.

Укытучылар сыйфатында уку процессына эксперт белемнәре һәм дәүләт сатып алулары өлкәсендә эш тәҗрибәсе булган белгечләр җәлеп ителде.

Программада катнашучылар тарафыннан сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында закон һәм башка норматив-хокукый актлар каралды, шул исәптән 2021 елдан кулланылырга тиешле сатып алуларны планлаштыру һәм нигезләү мәсьәләләре, контрактларны төзү, үтәү, үзгәртү, өзү тәртибе өйрәнелде; бердәм мәгълүмат системасында эшләү үзенчәлекләре билгеләнде; сатып алулар өлкәсендә хокук бозуларны булдырмау буенча тәкъдимнәр алынды.

Уку тәмамлангач, 61 курс тыңлаучысына квалификация күтәрү турында документлар тапшырылды.