Л.Н. Толстойның иҗаты белән танышу дәвам итә

Бөек рус язучысы Л.Н. Толстойның иҗади мирасын популярлаштыру максатларында Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда “Л.Н. Толстой иҗатына сәяхәт” дигән эрудитлар конкурсы узды. Квест-уен формасында оештырылган чарада шәһәрнең 14 гаиләсе, шулай ук «Ялкын ” социаль приютында тәрбияләнүче 15 бала катнашты.

Чара кысаларында музыкаль-әдәби чара да оештырылды, анда төп катнашучылар – сәләтле балалар Эдуард Гафиятуллин, Илшат һәм Светлана Тимкиннарның җыр һәм шигъри иҗатын тиешенчә бәяләгән өлкәннәр булды. Яшь рәссам Юлия Захарова яшь рәссамнар өчен мастер – класс күрсәтте.

Ә чараның йомгаклау өлешендә катнашучыларны бик көтелмәгән һәм күңелле сюрприз – музей хезмәткәрләре әзерләгән «Шедевры старины» фотосалоны көтте.

Катнашучылар фикеренчә, Бөгелмә туган якны өйрәнү музеенда кичә уңышлы узды. Очрашудан барысы да канәгать калды: оештыручылар, катнашучылар һәм чакырылган кунаклар. Һәм балалар сүзләренчә: “Кичә онытылмаслык булды!”