Татарстан Республикасының балалар интернат-йортлары һәм волонтерлар хәрәкәте вәкилләре очрашуы узды

1 февраль көнне «Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесендә Татарстан Республикасының балалар интернат-йортлары һәм волонтерлык хәрәкәтләре вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Очрашуда акылга зәгыйфь балалар өчен Югары Утар балалар интернат-йортыннан Хаматова Л. И., акылга зәгыйфь балалар өчен Дәрвишләр балалар интернат-йортыннан музыка җитәкчесе Медведева В. Г., «Волонтерлар-медиклар» оешмасының координаторлары Макарова А. В. һәм Фәрхуллина И., “Яшь юристлар советы”ннан волонтер, шулай ук Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре катнашты.

Киңәшмә балалар интернат-йортларында мәдәни-ял итү һәм сәламәтләндерү чараларын оештыру һәм даими нигездә волонтерлар һәм халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең үзара хезмәттәшлегенә багышланган иде.

Киңәшмә барышында балаларның саф һавада сәламәт йөрүен оештыруга ихтыяҗ ачыкланды. Моңа җавап итеп, волонтерлар бу мәсьәләне хәл итүнең берничә вариантын тәкъдим иттеләр. Аерым алганда, Саба балалар интернат-йорты өчен район поликлиникасы белән хезмәттәшлек итү тәкъдим ителде.

Шулай ук Волонтер отрядларының өстәмә мотивациясе һәм Республика ресурс үзәге базасында волонтерларны укыту мөмкинлеге турында да сүз барды.

Ахырдан киңәшмәдә катнашучылар хезмәттәшлек турында килешүләр имзалау турында килештеләр. Мондый очрашулар волонтерлык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм ныклы элемтәләрне җайга салу өчен даими рәвештә уздырылачак.