Казанда республика шахмат-шашка турниры үтте

2019 елның 27 июнендә Казанда Татарстан Республикасының стационар формада социаль хезмәт күрсәтә торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәттән файдаланучылар арасында дүртенче Республика шахмат-шашка турниры үтте.

2019 елның 27 июнендә Казанда Татарстан Республикасының стационар формада социаль хезмәт күрсәтә торган социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә социаль хезмәттән файдаланучылар арасында дүртенче Республика шахмат-шашка турниры үтте.

Әлеге турнирны ел саен «Баһадир» бизнес-үзәгендә урнашкан «Фианкетто» шахмат клубында уздыру матур традициягә әверелеп бара һәм ул елдан-ел яңа катнашучыларны җәлеп итә. Бүгенге ярышларда 25 учреждениедән командалар катнашты, бу исә, былтыргы белән чагыштырганда, 6 учреждениегә күбрәк. Ярышларда катнашучы спортчылар саны да, былтыргы белән чагыштырганда, 44 кә кадәр үсте (25 е – шашка буенча һәм 19 ы – шахмат буенча). Шунысын билгеләп үтү бигрәк тә куанычлы: күп кенә спортчылар, әлеге чарага кызыксыну белдереп, турнирда инде берничә ел рәттән катнашалар.

Турнирда өч дисциплинада: шашка буенча шәхси зачетта, шахмат буенча шәхси зачетта һәм команда зачетында беренчелек өчен көрәштеләр. Ярышлар вакытында көрәш бик киеренке булды – спорт азарты, җитди көндәшләр һәм партия өчен бүленгән кыска вакыт моңа этәргеч булдылар.

Судьялар коллегиясен, былтыргы кебек үк, даими катнашучыларга яхшы билгеле тәҗрибәле белгеч, тренер, FIDE (ФИДЕның) шахмат буенча мастеры Иван Сергеевич Герасимов җитәкләде. Судьялар ярышларның тулысынча халыкара кагыйдәләр нигезендә үтүен тәэмин иттеләр һәм һөнәри осталыклары өчен катнашучылардан, оештыручылардан һәм социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре вәкилләреннән үзләренә карата күп кенә җылы сүзләр ишеттеләр.

Турнирның җиде туры нәтиҗәләре буенча судьялар коллегиясе түбәндәге җиңүчеләрне һәм призерларны билгеләде:

 

Шахмат буенча шәхси зачетта:

1 урын: К.С.Немирский – Алабуга психоневрология интернаты;

2 урын: А.А.Бикмөхәммәдов – Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын: П.И.Ярандаев – Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты.

Шашка буенча шәхси зачетта:

1 урын: Р.З.Ганиев – Алабуга психоневрология интернаты;

2 урын: В.А.Яшин – Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын: А.И.Коптелов – Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йорты.

Команда зачетында:

1 урын: Алабуга психоневрология интернаты;

2 урын: Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты;

3 урын: Яңа Чуриле психоневрология интернаты.

 

Турнир бүләкләү церемониясе белән төгәлләнде. Ярышта катнашучыларны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары А.Д.Мөбарәкшин сәламләде, аларга киләчәктә уңышлар теләде, җиңүче һәм призерларга кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырды, шулай ук Иван Герасимов тарафыннан җитәкләнә торган судьялар коллегиясенә күпьеллык хезмәттәшлек өчен рәхмәтен белдерде. Җавап сүзендә И.Герасимов турнирда катнашучылар белән киләсе елда да бишенче Республика шахмат-шашка турнирында очрашуга өмете барлыгын белдерде.