Биектау районының социаль хезмәткәрләре өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны карау буенча практик күнекмәләргә ия булдылар

Татарстан Республикасында Өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар артыннан карау системасын гамәлгә кертү уңаеннан Биектау муниципаль районының «Өмет» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль хезмәткәрләре өчен «Какшаган өлкән кешеләрне карауны оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Уку программасы кысаларында өлкәннәр артыннан карау процессының гомуми төшенчәләре, ятучы авыруларны карауда туклануны оештыру мәсьәләләре һәм профилактикалау чаралары каралды, шулай ук тормыш эшчәнлегенең төп күрсәткечләрен үлчәү, гигиена процедураларын үткәрү мәсьәләләре каралды.

Уку нәтиҗәләре буенча 21 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар тапшырылды.