Балаларга һәм яшүсмерләргә социаль ярдәм өлкәсендә белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү

Агымдагы елның 12-16 сентябрендә халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләре белгечләре өчен «Балалар һәм яшүсмерләр белән социаль эшне оештыру» программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Программа гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләре белгечләре эшчәнлегенең мөһим юнәлешен – «риск төркеме» социаль хезмәт алучы балигъ булмаганнар белән эшләүне ачып бирә. Дәресләр барышында программаны тыңлаучыларга әлеге төркемгә караган балалар һәм яшүсмерләрнең проблемаларын диагностикалау өчен инструментарий тәкъдим ителә, тернәкләндерү программаларын төзү технологиясе һәм структурасы ачыла, профилактик эш үткәрү һәм социаль-психологик ярдәм күнекмәләрен формалаштыра.

Укытучылар сыйфатында милләтнең сәламәтлеген саклау өлкәсендә президент инициативаларын яклау буенча «Гомуми эш» гомумроссия иҗтимагый оешмасы, «Навигатор» Республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге вәкилләре һәм башкалар чыгыш ясады.

Моннан тыш, гражданнарның финанс культурасын күтәрү максатыннан Милли банкның Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе вәкиле тарафыннан балигъ булмаганнарның финанс грамоталылыгы һәм финанс белеме буенча укыту чараларын оештыру буенча эшлекле уен формасында укыту чарасы уздырылды.

Программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен узган тыңлаучыларга квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.