Ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре дәүләт сатып алулар өлкәсендәге квалификацияләрен күтәрделәр

Агымдагы елның ноябрь–декабрь айларында ведомство карамагындагы учреждениеләр белгечләре өчен «Дәүләт сатып алулары белән идарә итү» программасы буенча укулар оештырылды һәм уздырылды.

Белем бирү программасының максаты – дәүләт сатып алуларын тәэмин итү, идарә итү, урнаштыру, үтәү һәм тәэмин итү өлкәсендә тармак белгечләренең һөнәри дәрәҗәсен арттыру иде.

Укытучылар сыйфатында уку процессына дәүләт ихтыяҗлары өчен сатып алулар өлкәсендә гамәли эш тәҗрибәсенә ия булган белгечләр җәлеп ителде.

Укулар барышында сатып алулар өлкәсендә контракт системасы турында Россия Федерациясенең Закон һәм башка норматив хокукый актлары каралды, шул исәптән 2021 елдан кулланылырга тиешле сатып алуларны планлаштыру һәм нигезләү мәсьәләләре; контрактларны төзү, үтәү, үзгәртү, өзү тәртибе өйрәнелде; бердәм мәгълүмат системасында эшләү үзенчәлекләре билгеләнде; сатып алулар өлкәсендә бозуларны булдырмау буенча тәкъдимнәр алынды.

54 кешедән торган курсны тыңлаучылар укуларын уңышлы тәмамладылар һәм квалификация күтәрү турында таныклыклар алдылар.