Социаль өлкә белгечләре балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау өлкәсендә белем бирү чараларында катнаштылар

«2019–2022 елларда Татарстан Республикасында балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны профилактикалау» программасында каралган чараларны тормышка ашыру кысаларында агымдагы елның октябрь-декабрь айларында социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен түбәндәге семинарлар сериясе уздырылды:

– «Хокук бозуларны профилактикалауның инновацион коралы буларак гаилә медиациясе».

– «Закон белән каршылыкта булган балигъ булмаганнарга социаль хезмәтләр күрсәтү».

– «Яшүсмерләр арасында хокук бозуларны кисәтү буларак, интернет челтәрендә балигъ булмаганнарның деструктив үз-үзләрен тотышын профилактикалау».

Бу семинарлар балигъ булмаганнар һәм алар тәрбияләнә торган гаиләләр белән эшләүдә профилактик чараларны гамәлгә ашыру өчен социаль өлкә хезмәткәрләренә кирәкле компетенцияләрне камилләштерүгә юнәлдерелгән иде.

Спикерлар һәм алып баручылар буларак югарыда аталган юнәлешләр буенча эш тәҗрибәсе булган югары квалификацияле белгечләр чыгыш ясады.

Тыңлаучылар бигрәк тә Төмән өлкәсендәге «Гаилә» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе һәм «Балигъ булмаганнар өчен төбәк социаль-реабилитация үзәге» белгечләре тарафыннан Перминова Е.В., шулай ук «Интернет челтәрендә мәгълүмати куркынычсызлык үзәге «Защита» АНО белгечләре тарафыннан үткәрелгән дәресләрне билгеләделәр.

Семинарларда катнашучыларның гомуми саны 180 кеше тәшкил итте.