Социаль хезмәткәрләр “Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәт күрсәтүне оештыру” юнәлеше буенча квалификациясен күтәрде

Агымдагы елның 4-12 декабрендә «БАРС Груп» АҖ белгечләре белән берлектә «Татарстан Республикасында халыкка социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә хезмәтләр күрсәтүне оештыру» юнәлеше буенча «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасы буенча квалификация күтәрү курслары оештырылды.

Укытуның максаты-социаль хезмәт күрсәтү оешмалары белгечләренең һөнәри компетенцияләрен формалаштыру, берничә муниципаль берәмлек территорияләрендә социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасын төзү буенча һөнәри компетенцияләрен күтәрү.

Программада социаль хезмәт күрсәтүгә гариза тутыру алгоритмнары, социаль хезмәтләр күрсәтүнең индивидуаль программасы һәм хисап эше каралды.

Уку тәмамланганнан соң программаны тыңлаучыларга билгеләнгән үрнәктәге таныклыклар тапшырылды.