Социаль приютлар белгечләре балаларга һәм яшүсмерләргә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә һөнәри компетенцияләрен камилләштерделәр

Агымдагы елның 6–10 сентябрендә «Балалар һәм яшүсмерләр белән социаль эш оештыру» программасы буенча социаль приютлар белгечләре өчен квалификация күтәрү курслары узды.

Укулар балигъ булмаганнарның караучысызлыгын, сукбайлыгын, наркоманияне, токсикоманияне, алкоголизмны, хокук бозуларын һәм суицидларын профилактикалау, аларның хокукларын яклау буенча 2021 елга ведомствоара комплекслы план кысаларында, балаларга һәм яшүсмерләргә социаль ярдәм күрсәтү өлкәсендә һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле белгечләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерү максаты белән уздырылды.

Дәресләр барышында авыр тормыш хәлендә калган балалар һәм яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотышының аддиктив формаларын ачыклау, диагностикалау һәм кисәтү проблемалары каралды; куркыныч төркеменә кергән балаларның һәм яшьләрнең социаль-психологик үзенчәлекләре ачыкланды; балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тернәкләндерү эше кысаларында балаларга һәм яшүсмерләргә психологик-педагогик һәм социаль ярдәм күрсәтү юнәлешләре билгеләнде.

Укытучылар сыйфатында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге, «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге, «Акме» балалар һәм яшьләргә әхлакый тәрбия бирү үзәге, республика яшьләр, инновацион һәм профилактик программалар үзәге вәкилләре чыгыш ясады.

Уку нәтиҗәләре буенча программаны уңышлы үзләштергән һәм йомгаклау аттестациясен узган 13 тыңлаучыга квалификация күтәрү турында таныклыклар бирелде.