Казанда халыкка социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучылар арасында республика шахмат-шашка турниры булып узды

18 майда Казанда шахмат, шашка буенча олимпиада резервы республика спорт мәктәбе базасында Г.Р. Нәҗметдинов исемендәге Дәүләт спорт мәктәбендә республиканың социаль хезмәт күрсәтү стационар учреждениеләрендә социаль хезмәтләр алучылар арасында VII Республика шахмат-шашка турниры булып узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе оештырды. Сәламләү сүзләре белән турнирны шахмат мәктәбе директоры Гарифуллин Рөстәм Марат улы ачты, ул барлык катнашучыларга кызыклы ярышлар һәм көчле көндәшләр теләде.

Ел саен турнирны үткәрү яхшы традициягә әверелә. Шунысы игътибарга лаек, ел саен катнашучылар саны арта бара, ә аларның күбесе турнирда беренче ел гына катнашмый, чарага кызыксыну арта бара. Мәсәлән, 2022 елда 74 кеше, шулардан – 35 өлкән яшьтәгеләр һәм 39 бала катнашты, ә быел 69 кеше, шуларның 41 – өлкәннәр һәм 28 – балалар. Иң яшь катнашучыга 10 яшь, иң өлкәненә 84 яшь иде.

Турнирда ике дисциплина буенча беренчелек уйнатылды: шашка буенча шәхси зачетта һәм шахмат буенча шәхси зачетта. Моннан тыш, команда зачетында баллар исәпләнде. Ярышлар вакытында кызу һәм кызыклы көрәш башланды. Моңа партиягә чикләнгән вакыт, спорт дәрте һәм җитди көндәшләр ярдәм итте. Ярышларны халыкара кагыйдәләргә тулысынча туры китереп уздыруны тәэмин иткән һәм профессиональлеге өчен катнашучылар һәм оештыручылар тарафыннан үз адресына бик күп яхшы сүзләр яулаган тәҗрибәле судьялар да кызыксыну уятты. 

Турнирның биш тур нәтиҗәләре буенча судьялар коллегиясе түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде:

 

Өлкәннәр арасында шахмат буенча шәхси зачетта:

1-нче урын: Немирский К.С., 43 яшь – «Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Алабуга интернат-йорты” Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

2-нче урын: Кормильцев В.В., 67 яшь – «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»;

3-нче урын: Сафиуллин Ф.ф., 67 яшь – «Картлар һәм инвалидлар өчен Яр Чаллы интернат-йорты» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе.

 

Балалар арасында шахмат буенча шәхси зачетта:

1-нче урын: Юмаев Д.Р., 11 яшь – Яшел Үзән муниципаль районында «Гнездышко «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» ДКУ;

 

2-нче урын: Сәгаутдинов К.Р., 12 яшь – Яшел Үзән муниципаль районында «Гнездышко «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» ДКУ;

3-нче урын: Вәлиев А.А., 13 яшь – Чүпрәле муниципаль районында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют «Җылы йорт» ДКУ.

 

Өлкәннәр арасында шашка буенча шәхси зачетта:

1-нче урын: Пустынин Ю.Л., 66 яшь – «Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»;

2-нче урын: Малихов В.М., 74 яшь – «Актаныш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты»;

3-нче урын: Фаттахов Р.Ф., 75 яшь ГАУСО Кайбыч картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йорты.

 

Балалар арасында шашка буенча шәхси зачетта:

1-нче урын: Федорова А.А., 16 яшь – «Саба муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» ДКУ;

2-нче урын: Ногоманова М.И., 14 яшь – «Мамадыш муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен «Өмет» социаль приюты;

3-нче урын: Ибраһимов Д.Р., 15 яшь – Питрәч муниципаль районында «Шатлык «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приют» ДКУ.

 

Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленгән:

1-нче урын: «Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Алабуга интернат-йорты» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;  

2-нче урын: «Психик тайпылышлары булган гражданнар өчен билгеләнгән Яшел Үзән интернат-йорты» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

3-нче урын: «Тәтеш өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты» Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе;

 

Турнир бүләкләү тантанасы белән тәмамланды, анда «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе директоры Горшунова Марина Валентиновна катнашты.

Турнир җиңүчеләренә кубоклар, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.