Кид Спейста “Яңа ел фантазиясе” дигән чара узды

21 декабрьдә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Республика ресурс үзәге» тарафыннан традицион «Яңа ел фантазиясе» дигән акция уздырылды.

Әлеге бәйрәмдә Казан районнарының халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәкләрендә хезмәт алучы 100гә якын малайлар һәм кызлар, шулай ук Дәрвишләр балалар интернат – йортында тәрбияләнүчеләр һәм «Дети в радость» һәм «Все вместе» хәйрия фонды карамагындагы балалар катнашты.

Анда балалар шәһәрнең күп станцияләрен кызыксынып карадылар һәм үзләрен полиция, коткаручы, табиб, төзүче, автомеханик, фермер, кондитер, сатучы, галим, визажист буларак сынап карадылар. Моннан тыш, балалар чыршы янында Кыш Бабай һәм Кар Кызы белән бергә уйнадылар һәм күңел ачтылар, шулай ук алардан татлы бүләкләр алдылар.

Бәйрәм ахырында балалар Кыш бабай һәм Кар Кызы белән гомуми фотога төштеләр.