ЯР ЧАЛЛЫДА «РОБИНЗОН» диеп аталган ХӘРБИ-ПАТРИОТИК СЛЕТ УЗДЫ

6 нчы сентябрь көнне Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында ел саен үткәрелә торган «Робинзон» исемле хәрби-патриотик слет узды.

Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы эгидасы астында узган әлеге чараның максаты –балигъ булмаганнарның шәхесен формалаштыру һәм үстерү, яшүсмерләр арасында хокук бозуларны һәм җәмгыятькә каршы гамәлләрне профилактикалау иде.

  • Кама ярының матур урынында республиканың төрле районнарыннан 11 команда очрашты. Уен берничә этаптан торды, ә нәкъ менә:

    • команданың «Визит карточкасын» тәкъдим итү;
    • хәрби-спорт каршылыкларын үтү юлында балалар тизлек, тапкырлык һәм чыдамлык кына түгел, ә командаларның бердәмлеген дә күрсәттеләр. Пневматик коралдан ату, гранат ыргыту, противогаз киеп каршылыклар аша йөгерү, зыян күрүчене күчерү, автомат сүтү һәм җыю. Барлык катнашучылар да биремнәрне бик яхшы башкардылар;
    • интеллектуаль танып-белү этабы. Биредә яшь эрудитлар үзләренең интеллектуаль сәләтләрен, тирән белемнәрен һәм кеше тормышының барлык өлкәләрендә хәбәрдар булуларын күрсәттеләр.

    Ярышның төп этаплары арасында командалар «КамАЗ-Мастер» автомобиле моделен әзерләү, «Стринг-арт» техникасында сувенирлар ясау, «Агач подставкалар ясау», «Туган моңнар» станцияләрендә булдылар.

    Балаларны Аква-грим осталарына бару, «Гарнизон» клубының тәҗрибәле тренерлары җитәкчелегендә кул сугышы алымнарын үзләштерү, шулай ук «Лазертаг» та уйнау мөмкинлеге бик шатландырды.

    Чын солдат төшке ашыннан соң Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгының ресурс үзәге тарафыннан оештырылган шахмат-шашка турниры булды.

    Хәрби-патриотик уен йомгак ясау һәм командаларны тантаналы бүләкләү белән тәмамланды. Уенның җиңүчесе «Асылташ» СПДП командасы булды.

    Сюрпризлар моның белән генә тәмамланмады. Сәхнәдә Казан шәһәреннән килгән кунаклар – «Tuzelity» бию коллективы, шулай ук зур буйлы Умка һәм Панда исемле аюлар тамашачыларның күңелләрен ачты.

    Бу онытылмаслык чара балаларга бик күп уңай эмоцияләр, күп яңа дуслар һәм тәэсирләр бүләк итте, тәрбияләнүчеләр тормышында үзенчәлекле вакыйга, тынычлык, бердәмлек һәм дуслык бәйрәме булды.