Cоциаль хезмәткәрләр көнен бәйрәм итү кысаларында ике конкурска нәтиҗәләр ясалды

14 июньдә «Корстон» мәдәни-күңел ачу үзәгендә Cоциаль хезмәткәрләр көненә багышланган бәйрәм чаралары кысаларында ике республикакүләм бәйгегә: Балигъ булмаган затларга карата рәхимсез мөгамәләне һәм көчләүне профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыру буенча социаль программалар конкурсына һәм Балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт рухында тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар конкурсына нәтиҗәләр ясалды.

Балигъ булмаган затларга карата рәхимсез мөгамәләне һәм көчләүне профилактикалау буенча иң яхшы социаль-тернәкләндерү эшен оештыру буенча социаль программалар конкурсы нәтиҗәләре буенча җиңгән һәм призлы урыннар яулаган түбәндәге учреждение җитәкчеләрен Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Адел Мөбарәкшин котлады һәм бүләкләде:

«Ата-анада җаваплылык хисен формалаштыру, балаларга карата рәхимсез мөнәсәбәтне алдан кисәтү» номинациясендә:

1 урын: «Без бәхетле гаиләне сайлыйбыз» программасы белән «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе;

2 урын: «Бәхетле гаилә нәрсәдән тора» программасы белән «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Киров районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе;

3 урын: «Күз яшьләрсез балачак» программасы белән Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районындагы  «Өмет яры»  халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

«Социаль яраклашуда кыенлыклар кичерүче балигъ булмаган затларның үз-үзләрен тотышында виктимлыкны профилактикалау» номинациясендә:

1 урын: «Каршыга адым» программасы белән «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Яңа Савин районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе;

2 урын: «Герой юлы» трансформация уены» программасы белән Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районындагы «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

3 урын: «Бәхеткә таба» программасы белән Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районындагы «Салават күпере» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

«Рәхимсез мөгамәләдән зыян күргән балигъ булмаган затларны социаль тернәкләндерү» номинациясендә:

1 урын: «Битлекләрсез» программасы белән «Казан шәһәре» шәһәр округында халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Совет районындагы гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе;

2 урын: «Балалыкка хокук» программасы белән Татарстан Республикасының Балык бистәсе муниципаль районындагы «Доверие-Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге;

3 урын: «Әни белән бергәләп» программасы белән Татарстан Республикасының Зәй муниципаль районындагы «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге.

Балаларны һәм яшүсмерләрне Татарстанда яшәүче халыкларның мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт рухында тәрбияләү буенча нәтиҗәле практикалар республикакүләм конкурсы нәтиҗәләре буенча А.Р.Мөбарәкшин шулай ук конкурс дипломнарын түбәндәге учреждение җитәкчеләренә тапшырды:

«Ватаныңа карата катнашулык һәм горурлык хисләрен, Татарстан халыклары тарихына һәм мәдәниятенә хөрмәт тәрбияләү» номинациясендә:

1 урын: «Мин яратам сине, Татарстан» – «Я люблю тебя, Татарстан» программасы белән Татарстан Республикасының Бөгелмә муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе;

2 урын: «Йөрәккә юл» программасы белән «Казан шәһәре» шәһәр округында «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Гаврош» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе;

3 урын: «Балаларга этнокультур тәрбия бирүдә «Тургай» мини-музееның роле» программасы белән Татарстан Республикасының Саба муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе.

«Балигъ булмаган затларның шәхесендә рухи культура тәрбияләү» номинациясендә:

1 урын: «Чыганаклар» программасы белән Татарстан Республикасының Менделеевск муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кама таңнары» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе;

1 урын: «Булачак сакчылар» программасы белән Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Балкыш» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе;

2 урын: «Яшь патриот» программасы белән Татарстан Республикасының Чүпрәле муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Җылы йорт» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе;

3 урын: «Кече Ватан патриотлары» программасы белән Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе;

«Рухиәхлакый тәрбия элементы буларак экологик культура формалаштыру» номинациясендә:

2 урын: «Яшь эколог» программасы белән Татарстан Республикасының Аксубай муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе;

3 урын: «Танып белче» программасы белән Татарстан Республикасының Яшел үзән муниципаль районындагы «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Оячык» социаль приюты» дәүләт казна учреждениесе.