«Казан ярминкәсе» күргәзмә үзәгендә «Алтын көз» һәм «Безнең төбәк осталары» конкурсларына йомгак ясалды

2019 елның 25 сентябрендә «Актив озын гомер» махсуслаштырылган күргәзмәсе кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм Республика ресурс үзәге тарафыннан үткәрелә торган республика конкурсларына йомгак ясалды. Бу – «Алтын көз» социаль программаларның республика конкурсы һәм «Безнең төбәк осталары» видеороликлар конкурсы.

Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры урынбасары Клара Алексеевна Таҗетдинова, конкурста катнашучыларны җиңү белән котлап, истәлекле дипломнар һәм сертификатлар тапшырды.

«Алтын көз» республика социаль программалар конкурсында эксперт төркеме Татарстан Республикасының 22 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән килеп ирешкән 26 программаны карап тикшерде. Конкурсның икенче этабына 14 конкурс программасы узды. Программаларны бәяләү нәтиҗәләре буенча:

«Илһамның яше юк» номинациясендә:

«Өлкән яшьтәге затларны һәм инвалидларны психологик-педагогик тернәкләндерүнең «Хобби фабрикасы» комплекслы программасы» программасы өчен Алабуга психоневрология интернаты 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде;

«Тормышыбызны салават күперенә әйләндерик» программасы өчен Чистай психоневрология интернаты 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде;

«Башка чынбарлык» (театр терапиясе) программасы өчен Җәлил картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

«Сәламәт яшәү рәвеше – озын гомернең нигезе» номинациясендә:

«Йөрәкләрне җылытып, бакчалар чәчәк ата» сенсор бакчасы инновацияле ял зонасы» программасы өчен Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде;

«Бармак очларындагы дөнья» программасы өчен Тәтеш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 2 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде;

«Йога – алтын яшь зирәклеге» программасы өчен Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

«Буыннар диалогы» номинациясендә:

«Йөрәктән йөрәккә» программасы өчен Кайбыч картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Мәрхәмәтлеккә чакыру» программасы өчен Азнакай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 2 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде;

«100 игелекле эш» программасы өчен Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 1 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде.

«Өлкән буын өчен заманча мөмкинлекләр» номинациясендә:

«Компьютерга барлык яшьләр дә буйсынган» программасы өчен Мамадыш картлар һәм инвалидлар интернат-йорты 1 нче дәрәҗәдәге диплом белән бүләкләнде.

Жюриның махсус призларын яуладылар:

«Бию ритмы» программасы белән «Юлдаш» Чистай картлар һәм инвалидлар интернат-йорты,

«Сәламәтлек – табигать белән бердәмлектә» программасы белән Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты.

2019 елда Татарстан Республикасының картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында социаль хезмәтләрдән файдаланучылар арасында беренче тапкыр «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестивале узды. Конкурсның максаты – Татарстан Республикасының картлар һәм инвалидлар интернат-йортларында социаль хезмәттән файдаланучыларның иҗат активлыгын стимуллаштыру, шулай ук өлкән буынның һөнәри осталыгын, күнекмәләрен өйрәнү һәм тарату.

Клара Алексеевна, конкурс бик күңелле, кызыклы һәм якты хисләр белән үтте, ә күргәзмәгә килгән катнашучылар мастер-класслар ярдәмендә үз белемнәре һәм осталыклары белән уртаклашып кына калмадылар, ә илһамлану өчен яңа идеяләр дә таба алдылар, дип билгеләп үтте.

Оештыру комитетына Татарстан Республикасының 18 социаль хезмәт күрсәтү учреждениесеннән барлыгы 20 гариза кергән. Номинацияләр буенча видеороликлар рейтингын төзү нәтиҗәләре буенча оештыру комитеты «Безнең төбәк осталары» республика конкурс-фестивале җиңүчеләре буенча түбәндәге карарны кабул итте:

«Декоратив-гамәли иҗат» номинациясендә:

3 нче урын Алабуга картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Анатолий Алексеевич Пименовка бирелде;

2 нче урын Баулы картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Валентина Кузьминична Вербицкаяга бирелде;

1 нче урын Буа картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Тәүфыйк Мингали улы Галиуллинга бирелде;

«Аш-су» номинациясендә:

3 нче урын Актаныш картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Хәмисә Хаҗип кызы Гаяновага бирелде;

2 нче урын Яңа Чишмә картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Нина Алексеевна Болдовага бирелде;

1 нче урын Минзәлә картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Минефәридә Гыйздетдин кызы Сафиуллинага һәм Григорий Васильевич Горбуновка бирелде.

«Алтын куллы оста» номинациясендә:

3 нче урын Югары Ослан картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Рафис Әхмәдулла улы Шәфигуллинга бирелде;

2 нче урын Норлат картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Анатолий Александрович Шмаковка бирелде;

1 нче урын Мөслим картлар һәм инвалидлар интернат-йортыннан Гөлсинә Газизҗан кызы Бублеевага бирелде.

Әлеге конкурс 2019 елда иң кызыклы проектларның берсе булды һәм өлкән буынның һөнәри осталыгын, күнекмәләрен өйрәнүдә һәм таратуда булышлык итте.