КФУның волонтер-медиклары «Гаврош» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр белән күңелле квест уздырдылар

15 март көнне “Гаврош” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты” дәүләт казна учреждениесендә кызыклы чара узды. Учреждениедә тәрбияләнүчеләргә кунакка Казан федераль университетының 12 ирекле ярдәмче-медигы килде.

Кече төркем балалары белән волонтерлар төрле конкурслар, хәрәкәтле уеннар үткәрделәр. Ике командага квест узарга, берничә биремне үтәргә кирәк булды. Барлык биремнәрне балалар башкарып чыктылар, команда рухы күрсәтеп һәм аралашудан уңай эмоцияләр тупладылар.

Очрашу призлар тапшыру белән тәмамланды. Иреклеләр һәм балаларга очрашуның мондый форматы ошады. Волонтерлар алга таба да шундый яңа чаралар әзерлиячәкләре турында хәбәр итте. Киләчәктә лекцияләр, күңел ачу программалары һәм конкурслар үткәрү планлаштырыла.

КФУ волонтерлары һәм приют җитәкчелеге якын арада хезмәттәшлек турында килешүгә кул куярга ниятли.