Бөтендөнья автомобильсез йөрү көне

Иреклеләр (Волонтер) елын үткәрү кысаларында “Волонтер” активистлары һәм “Җиңү Волонтерлары” ның Сарман бүлекчәсе иреклеләре “Автомобильсез көн” акциясе белән урамнарга чыктылар. Акция Бөтендөнья автомобильсез йөрү көненә багышланды.

Волонтерлар барлык машина йөртүчеләрне акциягә кушылырга һәм райондагы экологик хәлгә игътибар итәргә чакырды. Әлеге чарага ярдәм йөзеннән, иреклеләр үтеп баручыларга елмаю бүләк иттеләр һәм листовкалар тараттылар.
Активистлар үтеп баручы машиналарны туктатып, аларга акциягә кушылырга тәкъдим иттеләр.
Кешеләргә мондый экологик бәйрәм турында сөйләп, аларны экологик хәрәкәткә бер генә көнгә булса да кушылырга чакырып, без әйләнә-тирә мохит торышын яхшыртуга зур өлеш ясыйбыз.