“Бердәм Россия” партиясе депутатлары инвалид балаларның ата-аналары һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты

2018нче елның 27 сентябрендә Яшел Үзәндә «Бердәм Россия ” партиясе көннәре узды. «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтү өлкәсендә эшләүче иҗтимагый оешмаларның үсеш стратегиясе» дигән түгәрәк өстәл кысаларында партия депутатлары инвалид балаларның ата-аналары һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре белән очрашты. Утырышта сәламәтлек һәм үсештә тайпылышлары булган балалар тәрбияләүче гаиләләргә ярдәм итү мәсьәләләре каралды.

Түгәрәк өстәлнең модераторы буларак Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Ратникова Римма Атлас кызы чыгыш ясады.

Түгәрәк өстәл эшендә «ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» ДКУ директоры урынбасары Федорова Наталья Александровна катнашты.