“Өлкән буын” XIV Халыкара форумы

Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы һәм РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы ярдәмендә Санкт–Петербург хөкүмәте оештырган “Өлкән буын” XVI халыкара форумында катнашты.

Әлеге чара барышында Өлкән буын гражданнарына комплекслы медик-социаль ярдәм күрсәтү системасын булдыру, шулай ук Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә озак вакытлы карау системасын кертү тәҗрибәсе өйрәнелде. Моннан тыш, Санкт-Петербургта өлкәннәр өчен пансионатка йөрү практикаларын исәпкә алып, өлкән кешеләр өчен социаль хезмәт күрсәтү өлкәсендә дәүләт һәм бизнесның үзара хезмәттәшлеге тәҗрибәсе дә каралды.