Социаль хезмәт күрсәтү йортларының социаль хезмәт күрсәтүләрдән файдаланучылар арасында «Талантлар салаваты» республика конкурс-фестивале йомгаклары
21 августта Алабуга шәһәрендә «Созвездие» мәдәни тормыш үзәге базасында социаль хезмәт күрсәтү йортларының социаль хезмәт алучылары арасында инде традициягә әйләнгән «Талантлар салаваты» республика конкурс-фестивале узды. Чараны Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе оештырды.
Сәламләү сүзләре белән конкурс-фестивальне Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Ивановна Абдреева ачып җибәрде, барлык катнашучыларга уңышлар һәм җиңүләр теләде.
Быел юбилейлы, 10 нчы конкурс-фестивальгә 59 катнашучы җыелды. Алар өчен бу ярыш кына түгел, ә үз казанышларыңны күрсәтү, тамашачыларның фикерен ишетү һәм үз дәрәҗәләреңне объектив бәяләү мөмкинлеге. Чыгышлар артистларга хезмәттәшләренең тәҗрибәсен үзләштерергә, репертуарларын киңәйтергә, иҗади кыюлыкка ирешергә һәм үз-үзләрен тормышка ашыру өчен көчле стимул алырга ярдәм итә.
Бу иҗади потенциалны бәяләү һәм иң яхшыларын сайлау җиңел булмады. Шуңа да карамастан, жюри дүрт номинациядә җиңүчеләрне билгеләде: «Концерт һәм шоу-программалар алып баручылары», «Нәфис сүз», «Вокал» һәм «Хореография».
Конкурс-фестиваль нәтиҗәләре түбәндәгечә билгеләнде:
«Концерт һәм шоу-программалар алып баручылары» номинациясе:
1-нче урын « “Яңа Чүриле социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
2-нче урын “Казан социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
3-нче урын: “Алабуга социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
«Нәфис сүз» номинациясе
1-нче урын “Яңа Чүриле социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
2-нче урын “Казан социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
3-нче урын: “Яшел Үзән социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
«Вокал» Номинациясе
1-нче урын “Кама Аланы социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
2-нче урын “Казан социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
3-нче урын: “Алабуга социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
«Хореография»Номинациясе
1-нче урын “Казан социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
2- нче урын “Яңа Чүриле социаль хезмәт күрсәтү йорты».
3- нче урын: “Чистай социаль хезмәт күрсәтү йорты”.
Фестивальдә катнашучылар тамашачыларга күңелле көйләрдән һәм матур-матур костюмнардан Салават күпере бүләк иттеләр. Ә җавап итеп зал алкышларны кызганмады, катнашучыларга ярдәм итте.
Фестиваль бүләкләү тантанасы белән тәмамланды. Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.


