Социаль учреждениеләр җитәкчеләре кадрлар менеджменты өлкәсендә квалификацияләрен күтәрделәр
Агымдагы елның 17 маеннан 02 июненә кадәр Республика ресурс үзәгендә «Персонал белән идарә итү»программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.
Программаның актуальлеге тыңлаучыларда заманча оешма белән нәтиҗәле җитәкчелек итү максатыннан кадрлар менеджменты өлкәсендә белем системасын камилләштерү кирәклеге белән бәйле.
Укулар барышында тыңлаучылар персонал белән идарә итү технологияләрен, мотивация проблемаларын, хезмәт адаптациясе, персоналны үстерү һәм өйрәтү процессын, конфликтларны идарә итү юлларын карадылар һәм идарә итү күнекмәләрен үстерү буенча тренинг үттеләр.
Спикерлар сыйфатында Казан (Идел буе) федераль университеты, Казан милли тикшеренү технология университеты укытучылары, Федераль монополиягә каршы хезмәтнең ТР буенча идарәсе вәкилләре чыгыш ясадылар. Ведомство карамагындагы учреждениеләр җитәкчеләре оешмаларда нәтиҗәле эшчәнлекне оештыру буенча тәҗрибәләрен тәкъдим иттеләр.
Курсның 16 тыңлаучысы программаны уңышлы үзләштерде.


