Тәрбияләү буенча ярдәмчеләр квалификацияләрен күтәрүне дәвам итәләр

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләрендә һөнәри эшчәнлек алып баручы ярдәмчеләр өчен белем бирү чараларын гамәлгә ашыру дәвам итә.

Укулар 2026 елда Татарстан Республикасында Өлкән яшьтәге гражданнарны һәм тәрбияләүгә мохтаҗ булган инвалидларны озак вакытлы карау системасын булдыру чаралары планы кысаларында үткәрелә һәм тәрбияләү буенча хезмәтләрне сыйфатлы күрсәтү максатында хезмәткәрләрнең һөнәри компетенцияләрен камилләштерүгә юнәлдерелгән.

Уку процессы барышында тыңлаучылар озак вакытлы карау системасының төп төшенчәләрен һәм карауга мохтаҗ булган гражданнарга хезмәт күрсәтү үзенчәлекләрен; гигиеник карау, ризык кабул итүдә ярдәм күрсәтү, хәрәкәт итүнең эргономик ысулларын куллану, шул исәптән реабилитацияләүнең техник чараларын кулланып, практик күнекмәләр алдылар; аз хәрәкәтләнүчән һәм мобиль булмаган гражданнарны социаль һәм физик активлыгына мотивацияләү ысулларын өйрәнделәр.

Укытучылар сыйфатында министрлыкның Республика ресурс үзәгенең озак вакытлы карау системасын координацияләү бүлеге белгечләре чыгыш ясады.

61 кешедән торган квалификация күтәрү программаларын һәм укыту семинарларын тыңлаучылар белем һәм күнекмәләрнең югары практик әһәмияткә ия булуын билгеләп үттеләр.