Социаль хезмәтләр алучы балигъ булмаганнар арасында уздырылган «Республикам елмаюы» фотоэшләр конкурсы нәтиҗәләре

2026 елның февраленнән март аена кадәр Татарстан Республикасында балигъ булмаган социаль хезмәт алучылар арасында «Республикам елмаюы» исемле фотоэшләр конкурсы уздырылды, оештыручысы – «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» дәүләт казна учреждениесе булды.

Фотоконкурста Татарстан Республикасы муниципаль районнарының балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларыннан 76 бала катнашты. Жюри каравына ике яшь номинациясендә фотоэшләр тәкъдим ителде:

– «7 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы фотография»;

– «13 яшьтән 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы фотография».

Фотоконкурсны уздыруның максаты – мәдәни һәм милли мирасны саклау, яшь буын арасында патриотик кыйммәтләрне популярлаштыру иде.

Конкурсның иҗади палитрасы үзенең төрлелеге белән таң калдырды: балалар классик пейзажда, портретта, шулай ук катлаулы жанр һәм репортаж төшерүдә көчләрен сынап карадылар. Эксперт комиссиясе алдында чын-чынлап катлаулы бурыч тора иде. Жюри әгъзаларына техниканы һәм башкару сыйфатын бәяләү генә түгел, ә авторның ниятен дә тоярга кирәк иде. Һәрбер эш оригинальлек призмасы, композицион карар гармониясе һәм, иң мөһиме, тамашачыга эмоциональ йогынты көче аша каралды.

Жюри һәм яшь фотографлар өчен конкурс Туган як буйлап чын сәяхәткә әверелде. Алар бергәләп Татарстан табигатенең мәһабәтлеген кырлардагы алтыннан алып тирән зәңгәр күлләргә кадәр булган чиксез буяулар шаулавында яңадан ачтылар. Катнашучылар көндәлек тормышны сәнгатькә әйләндереп, иң гадәти әйберләрдә матурлыкны тота алдылар. Фотолар тамашачыны балаларның ихлас елмаюларына һәм картларның зирәк күз төпләренә карарга, буыннарның тере бәйләнешен чагылдырырга һәм бүген республикабыз тарихын формалаштыручы мөһим вакыйгаларның шаһиты булырга мәҗбүр итте.

Бәяләү нәтиҗәсендә жюри әгъзалары һәр яшь төркемендә җиңүчеләрне һәм призерларны сайладылар.

«7 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь категориясендә иң яхшы фотография» номинациясендә:

1-нче урын – Малышева Дана Максимовнага бирелде – «Бер күңелнең ике елмаюы», ДКУ «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты»;

2-нче урын – Царь Ульяна Юрьевнага бирелде – «Керәшен традицияләренең ыру агачы», ДКУ «Питрәч муниципаль районында «Шатлык» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3-нче урын – Хаҗиева Мәликә Альберт кызына бирелде – Минем ромашкаларым», ДКУ «Менделеевск балалар һәм яшүсмерләр өчен «Камские зори» социаль приюты».

7 яшьтән 12 яшькә кадәрге яшь категориясендә өстәмә номинациядә билгеләнделәр:

– Рузиева Лиана Әнвәр кызы – «Заводыбызның көче һәм матурлыгы», Алексеевск балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты, «Сәнәгать пейзажының сәнгати матурлыгы өчен»;

– Миронова Яна Алексеевна – «Татар колориты», Әгерҗедә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ласка» социаль приюты, «Сәнгатьле образ тудырган өчен».

«13 яшьтән 17 яшькә кадәрге категориядә иң яхшы фотография» номинациясендә:

1-нче урын – Мәгъсүмова Ландыш Шамил кызы «Карбыз кәефе», ДКУ Бөгелмә балалар һәм яшүсмерләр өчен «Ялкын» социаль приюты;

2-нче урын – Камалов Ратмир Эдуардович «Морозный узор», Алексеевск м.р. ДКУ «Забота» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты;

3-нче урын – Әхмәтова Камилә Фиргать кызы «Минем ромашкалар», Саба м.р. ДКУ «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тургай» социаль приюты»;

13 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге яшь категориясендә өстәмә номинациядә билгеләнделәр:

– Кубышкина Алена Сергеевна «Каракүл күле тылсымы», Түбән Кама м.р. ДКУ «Балкыш» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты», «Атмосфера һәм яктылыкны чагылдырган өчен»;

– Романова Арина Альберт кызы «Минем төбәгемнең яшел йөрәге», «Аксубай м.р. балалар һәм яшүсмерләр өчен «Хыял» социаль приюты» – Кадрның ихласлыгы һәм табигый булуы өчен».

Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә иҗади уңышлар телибез!