Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре белгечләре өчен мастер-класслар үткәрелде
Министрлыкның Республика ресурс үзәгендә балигъ булмаганнар белән диагностикалау һәм коррекцияләү эшендә, шулай ук стационар социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендәге өлкән яшьтәге гражданнар белән эшләүдә психологик инструментарий куллану буенча мастер-класслар узды.
Беренче мастер-класс балигъ булмаганнарга социаль хезмәт күрсәтү йортларында, балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәләрендә социаль-психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән эш ысулларына һәм формаларына багышланды.
Икенче мастер-класс программасына интернат-йортларда яшәүче өлкәннәр һәм инвалидлар белән үзара хезмәттәшлек итүнең гамәли ысулларын һәм алымнарын куллану кертелгән иде.
Мастер-класслар үткәрү форматы белгечләрне адреслы укытуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде, аларга социаль хезмәтләр алучыларның төрле категорияләре ихтыяҗларына туры килә торган һөнәри күнекмәләрен аларның үзенчәлекләрен һәм агымдагы ихтыяҗларын исәпкә алып үстерергә ярдәм итте.
Мастер-класслар барышында катнашучылар социаль-психологик инструментарий куллану буенча хезмәттәшләренең тәҗрибәсен өйрәнделәр, авырулы балаларны дискриминацияләүне булдырмау һәм уллыкка алу серен саклауның мөһимлеге турында фикер алыштылар, гаиләдәге сәламәт мөнәсәбәтләр мәсьәләләренә анализ ясадылар.
Мастер-классларда психологлар, гаилә белән эшләү буенча белгечләр һәм ведомство буйсынуындагы булган учреждениеләрне социаль тернәкләндерү буенча белгечләр арасыннан 64 кеше катнашты.


