«Робинзон» слеты нәтиҗәләре. Чаллы шәһәрендә 21-нче «Робинзон» слеты булып узды

Ел саен Чаллы шәһәренең ДКУ «Балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты» тарафыннан балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютларда тәрбияләнүчеләр өчен «Робинзон» дип аталган слет үткәрелә.

2026 елның 24 сентябрендә «Каенкай» ял базасында Татарстан Республикасының балалар һәм яшүсмерләр өчен 7 социаль приютыннан 10 яшьтән 16 яшькә кадәрге булган яшь Ватанны саклаучылар очрашты.

Традиция буенча һәр команда өй эшен – «визит карточкасын» тәкъдим итте, анда катнашучылар командаларның исемнәрен һәм девизларын әйттеләр. Шулай ук барысы да музыкаль һәм интеллектуаль этапларны башкарып чыктылар. Ә менә хәрби-спорт полосасының этабы иң катлаулысы булды: – егетләр граната макетларын ыргыттылар, пневматик коралдан аттылар, АК-47 макетын сүттеләр һәм җыйдылар, каршылык полосасын противогазларда уздылар.

Жюри «Робинзон» слетының өч этабын бәяләде:

  • «Музыкаль күчеш»

– «Хәрби-спорт полосасы»

– «Интеллектуаль-танып белү».

Төп этаплардан тыш, командалар мастер-класслар станцияләрендә булдылар: «Хәтер шары сувенирын ясау», «КАМАЗ» машинасы макетын ясау», «Тылсымлы декупаж», «Аквагрим» һәм башкаларда. Шулай ук балалар Кече Сабантуй ярышларында катнаштылар һәм «Лазертаг»та уйнадылар.

Чакырылган оештыручылар балалар өчен сюрприз ясап сабын куыклары һәм зур буйлы аюлар тамашасы күрсәттеләр.

Слет йомгаклары буенча жюри түбәндәге җиңүчеләрне билгеләде:

1-нче урын: Алексеевск муниципаль районында ДКУ «Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Кайгырту» социаль приюты»;

2-нче урын: «Яр Чаллы шәһәре» шәһәр округындагы ДКУ «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты»;

3-нче урын: «Бөгелмә муниципаль районында балалар һәм яшүсмерләр өчен» ДКУ Ялкын»социаль приюты».

Хәрби-патриотик уен йомгак ясау һәм командаларны тантаналы рәвештә бүләкләү белән тәмамланды.

Бу онытылмаслык чара «Робинзон» слетында катнашучыларга бик күп уңай хис-кичерешләр һәм тәэсирләр генә түгел, ә яңа җиңүләргә һәм казанышларга этәргеч тә бирде.