“Салават күпере” социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Л. Н.Толстойның 190-еллыгына багышланган чара узды
“Салават күпере” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге психологлары Колганова Ольга һәм Сайфеева Римма 10 балигъ булмаган бала катнашында мавыктыргыч чара уздырды.
Очрашу интеллектуаль викторина белән башланып китте, аның барышында балалар рус язучыларының исемнәрен искә төшерергә тиеш иде. Балалар бик кызыксынып сорауларга җавап бирделәр.
Азакта балаларга иҗади сәләтен һәм фантазиясен күрсәтергә һәм комлыкта Л. Н.Толстой әсәрләренең геройларын ясарга тәкъдим ителде.


