«Каенкай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында кунакта волонтерлар булып кайтты
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында Казан шәһәренең «Я – ДоброТворец» социаль-иҗади десанты Әлки муниципаль районының «Каенкай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булып кайттылар.
Егетләр һәм кызлар приютта тәрбияләнүчеләр өчен бәйрәм оештырдылар. Балаларда «Стринг-арт» техникасында картиналар ясау буенча мастер-класс зур кызыксынуын уятты.
Моннан тыш, балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.
Чара ахырында барлык катнашучылар да гомуми фотография ясады.
Әлки муниципаль районы «Каенкай» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приюты «Мин – ДоброТворец» социаль-иҗади проектына рәхмәтен белдерә.



