Бөек язучының тормышы һәм иҗаты буенча сәяхәт
«Веста» үзәге белгечләре март аенда Татарстан Республикасында игълан ителгән Лев Толстой елы уңаеннан берничә чара оештырды.
Кама Аланы поселыгының балалар китапханәсендә танып белү экскурсиясе оештырылды, аның кысаларында кечкенә катнашучылар Л. Н. Толстойның тормышы һәм иҗаты буенча сәяхәт кылды.
Балалар «Библиографическая», «Узнай героя», «Игровая», «Пословицы и поговорки» кебек станцияләрендә булдылар. Яшүсмерләр «Филиппок идет в школу» әсәрен сәхнәләштереп күрсәтте, мультфильмнар карады.
Алга таба «Веста» үзәге белгечләре акция үткәрде, аның барышында теләге булган һәр кеше үзенең яраткан китабын алып килергә тиеш иде. Чарада Түбән Кама шәһәренең халкы катнашты.
Моннан тыш, яшүсмерләр арасында Л. Н.Толстойның әсәрләрен сәнгатьле итеп уку конкурсы үткәрелде. Конкурста катнашу балаларга үзенең актерлык талантын ачарга мөмкинлек бирде.



