Әдәби салон кунаклар кабул итә
Март аенда Ютазы муниципаль районы үзәк китапханә хезмәткәрләре «Гармония» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре белән берлектә Лев Толстойның 190-еллыгына багышланган тематик чара – әдәби салон уздырды.
Әдәби салон утырышына Ютазы муниципаль районының Бөтенроссия сукырлар һәм инвалидлар җәмгыяте Төбәк оешмасы әгъзалары чакырылды, шулай ук Россия пенсионерлар берлегенең җирле бүлекчәсе рәисе Валентина Михайловна Воробьева да катнашты,
Очрашуда катнашучылар Л. Н.Толстойның әсәрләре, иҗатын искә алдылар.
Чараны оештыручылар әдәби салон әгъзалары өчен сюрприз әзерләде, биредә катнашучылар тәмле чәй белән сыйланды, аннан соң тематик викторина оештырылды.
Очрашу ахырында катнашучылар уй-кичерешләре белән уртаклашты.



