Бөек рус язучысы Л. Н. Толстой тормышы һәм иҗатына үзенчәлекле караш

Мөслим районы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре Л. Н. Толстойның 190-еллыгына багышланган чаралар оештыра.

Шулай итеп, чаралар циклы кысаларында мәдәни чаралар оештыручы А. З. Заһидуллина “Л. Н.Толстой тормышы һәм иҗаты” дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Чарада катнашучылар бөек рус язучысының биографиясе, аның иҗатыбелән танышты.

Соңыннан «Анна Каренина» романыннан өзекләр укылды. Чараның йомгаклау өлешендә “Бөек кеше тормышы” дигән презентация күрсәтелде.

Чарада аерым кайгыртуга мохтаҗ булган гражданнар катнашты.