Волонтер елы кысаларында интеллектуаль уен – викторина үткәрелде
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында Тукай муниципаль районының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Ника» яшьләр клубы активистлары Марат Закиров җитәкчелегендә социаль хезмәт алучылар өчен интеллектуаль уен – викторина үткәрделәр.
Чараны иреклеләр Халыкара балаларны яклау көненә багышлады. Беренче өлештә Лев Николаевич Толстойның «Детство», «Отрочество», «Юность» кебек әсәрләрен искә төшерделәр, сорауларга җавап бирделәр.
Катнашучылар үз командаларына исемнәр уйлап тапылар, капитаннарын билгеләделәр.
Чара ахырында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде, командаларга истәлекле бүләкләр тапшырылды, истәлеккә гомуми фото төшереле.


