Мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен Сабантуй оештырылды
Иреклеләр елы кысаларында «Доброволец» Иреклеләр үзәге волонтерлары Әлмәт муниципаль районында «Опека» социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белгечләре белән берлектә 20 июль көнне шәһәр паркында мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен «Хәерле Сабантуй» дигән мәдәни-күңел ачу чарасы оештырды.
Әлеге бәйрәм Әлмәттә традицион һәм ел саен үткәрелә. Шунысы игътибарга лаек, чарада физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр, өлкәннәр дә, балалар да катнашты. Яшь катнашучыларга аттракционнарга билетлар тапшырылды, ә барлык кунаклар өчен әзербайҗан пылауы әзерләнде. Өлкәннәр дә, балалар да спорт конкурсларында һәм күңел ачу чараларында актив катнашты. Шулай ук мәйданчыкта сәнгать күргәзмәсе дә эшләде.
Барлык катнашучылар да оештыручыларга рәхмәтен җиткерде.


