Сәнгать әсәрләре сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен уңайлыга әверелә

Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү үзәгендә социаль хезмәт алучы күрү буенча инвалидлыгы булган кешеләр республика учреждениеләре хезмәткәрләре әзерләгән чараларда катнашты.

Әйтик, Чистай социаль тернәкләндерү үзәге бүлекчәсе хезмәткәрләре «Л. Н. Толстой Казанда» дигән уку конференциясе үткәрде. Чарада катнашучы барлык 15 кеше зур кызыксыну белән күренекле язучының иҗаты, тормышы, Казанда яшәгән вакытларыннан төрле хикәяләр тыңлады. Бу еллардагы иң зур вакыйгалар тематик картиналар, эстамплар һәм фоторәсемнәр ярдәмендә тәкъдим ителде.

Бөгелмә бүлеге белгечләре бөек рус язучысы Л. Н. Толстойга багышланган викторина үткәрде. Викторина тифлотехнология (сукырлар һәм начар күрүче кешеләргә компьютер һәм компьютер программаларын мөстәкыйль куллану мөмкинлеген тәэмин итүче чаралар комплексы) кулланып үткәрелде.

Викторинада күренекле язучының тормышы һәм иҗаты турында сораулар тәкъдим ителде. Сорауларга дөрес җавап бирүче катнашучылар призлар белән бүләкләнде.