Волонтерлар «Триколор» дигән акция үткәрде
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы көне – рәсми рәвештә билгеләнгән бәйрәмнәрнең берсе. Россия Федерациясе Президенты Указы нигезендә ул 22 августта билгеләп үтелә.
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең «Волонтер» Иреклеләр берләшмәсе активистлары һәм Сарман «Җиңү» иреклеләр бүлеге волонтерлары үзәк урамында һәм учреждениеләрдә «Триколор» дигән акция үткәрде. Акция барышында волонтерлар бәйрәмнең символы өч төсле тасмалар өләште, Дәүләт флагы, аның тарихы, һәм әһәмияте турында мәгълүмат туплаган буклетлар таратты. Шунысын да әйтергә кирәк, волонтерлар кешеләрнең Россия Федерациясенең Дәүләт флагы Көне турында белемнәрен тикшерү өчен сораштыру үткәрде.
Россия Федерациясе Дәүләт флагының өч төсе афлык, тугрылык һәм сугышта күрсәткән батырлыкны тасвирлый. Нәкъ менә гаделлек, ышанычлы булуы һәм кыюлык һәрвакыт Россия халкының үзенчәлеге.
Әлеге акциянең максаты булып Россия дәүләтчелегенең абруен ныгыту, әхлакый-патриотик тәрбия бирү, дәүләт символларына хөрмәт тәрбияләү тора.
Волонтерлар шулай ук, мондый төрдәге чаралар ватанпәрвәрлек, горурлык хисләре уята дип саный.



