Белем көненә багышланган акция
Иреклеләр елын үткәрү кысаларында Әлмәт муниципаль районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре волонтерлар белән берлектә Белем көненә багышланган акция үткәрделәр.
1 Сентябрь-бәйрәм генә түгел, ул шатлыклы дулкынлану да, баланы мәктәпкә җыю белән бәйле мәшәкатьләр дә. Акция күп кенә гаиләләргә әлеге катлаулы мәсьәләне хәл итәргә ярдәм итә. Акциянең максаты – канцеляр кирәк-яраклары сатып алу һәм беренче сыйныф укучылары өчен портфельләр формалаштыру.
31 август көнне, Белем көне алдыннан күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдән булачак беренче сыйныф укучыларына, шулай ук социаль куркыныч хәлдә булган инвалид балалары булган гаиләләргә ярдәм күрсәттеләр.
Беренче сыйныфка барасы егерме укучыга канцелярия кирәк-яраклары җыелмасы белән комплектланган портфельләр тапшырылды. Бу көнне балалар игътибар үзәгендә булдылар, чөнки аларның тормышында беренче сыйныфка бару кебек мөһим вакыйга көтелә.


