Республика ресурс үзәге хезмәткәрләре төбәкара конференциядә катнашты

2018 елның 21 ноябрендә «Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Республика ресурс үзәге» хезмәткәрләре «Мәгариф өлкәсендә сыйфат менеджменты системасы»X төбәкара конференциясендә катнашты.

Конференция кысаларында белем бирү оешмалары өчен сыйфат менеджменты системасына ISO 21001:2018 стандартын куллану мәсьәләләре, ДПО өлкәсендә халыкара стандартлар, белем бирү эшчәнлегендә өзлексез укытуның һәм яңа юнәлешләрне үстерүнең гамәли тәҗрибәсе тәкъдим ителде.

Конференция ахырында катнашучыларга сертификатлар тапшырылды.