Социаль өлкә белгечләре “Сурдокоммуникацияләрне оештыру” программасы буенча һөнәри яктан яңадан әзерләү уздылар
2014-2020 елларга «Татарстан Республикасы гражданнарына социаль ярдәм» дәүләт программасының 2014-2018 елларга «Уңайлы мохит» ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында «ТИСБИ» Идарә университеты базасында 2018 елның 24 сентябреннән 23 ноябренә кадәр социаль өлкә белгечләре өчен “Сурдокоммуникацияләр оештыру” программасы буенча укулар узды.
Укытуның максаты булып рус ишарә теленең гамәли күнекмәләрен үзләштерү, бу ишетү сәләте бозылган инвалидлар һәм социаль өлкә хезмәткәрләре арасында аралашу чикләрен һәм мөмкинлекләрен киңәйтергә мөмкинлек бирәчәк.
Уку нәтиҗәләре буенча 5 тыңлаучыга һөнәри яңадан әзерлек турында дипломнар тапшырылды.



