«Актив озын гомерлек» махсуслаштырылган күргәзмә

26-29 сентябрь көннәрендә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә «Актив озын гомерлек» дигән махсуслаштырылган күргәзмә узды.

Чара кысаларында ТАССРга 100 ел уңаеннан “Туган як тарихы картиналары” дигән фотокүргәзмә оештырылды. Биредә социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләренең өлкән яшьтәге гражданнарның иң яхшы эшләр тәкъдим ителде.

27 социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләреннән 42 кеше 70 фотоэшен тапшырды, шулардан 50се күргәзмәгә сайлап алынды.

Күргәзмәгә килүчеләр Республика ресурс үзәге һәм Казан шәһәре социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең квалификацияле психологларыннан бушлай консультация ала алды. Дүрт көн эчендә 43 кеше психологлар хезмәте белән файдаланган.

Коррекцияле әңгәмәләр, консультацияләр үткәрелде, адреслы ярдәм күрсәтелде, яңа тормыш җайланмалары формалаштыру буенча киңәшләр бирелде, сорауларны чишәр өчен социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенә мөрәҗәгать итү буенча киңәшләр бирелде.

Берничә төрле мәйданчык оештырылды

Спорт мәйданчыгында Скандинав йөреше техникасына укыту буенча мастер-класслар тәкъдим ителде.

Скандинав йөреше – актив спорт төре, ул таякар белән йөрүгә нигезләнә. Россиядә әлеге техника уңышлы кулланыла, әлеге спорт төре өлкән яшьтәге кешеләр өчен иң кулае булып тора.

Агашин тренажерын куллану үзенчәлеге шунда ки,  биомеханик дулкынлы күнегүләр механизм һәм дәвалау-сәламәтләндерү йогынтысының югары нәтиҗәсен тәэмин итә.

Әлеге күргәзмә эшләү дәверендә мәйданчыкта 385тән артык кеше булган.

Өлкәннәрдә “Көндәлек макияж” дигән мастер-класс зур кызыксыну уятты. Әлеге мастер-классны «MaryKay» компаниясе үткәрде.

500-дән артык хатын-кыз тәннәрне карау һәм косметика сайлау буенча киңәшләр алды. Хатын-кызларны дөрес итеп аксессуарлар (яулык һәм шарфлар) сайларга өйрәттеләр.

Моннан тыш, биредә чигү буенча мастер-класслар да оештырылды, аны «I-TALIA» дизайн мәктәбе оештырды. Якынча 150 кеше әлеге мастер-класста катнашты.

Республика ресурс үзәге даими партнерларына ярдәме һәм актив катнашканы өчен рәхмәтен белдерә.